Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Яңа законнар үз көченә керде

Яңа законнар үз көченә керә.

ПЕНСИЯЛӘР АРТА. 1 июньнән эшләмәүче пенсионерларның пенсияләре, яшәү минимумы һәм хезмәт хакының минималь күләме 10% ка арта. Яшәү минимумын арттыру аның күләменнән чыгып билгеләнә торган кайбер пособиеләр һәм түләүләрнең дә артуына китерәчәк.

БЮДЖЕТ УРЫННАРЫ САНЫ АРТА. 28 майдан үз көченә кергән яңа закон нигезендә яңа уку елында хөкүмәт илебез икътисады өчен өстенлекле программалар буенча магистратурага кабул итү саннарын арттыра ала. Шуның бәрабәренә югары уку йортларында бюджет урыннары артачак, шул рәвешле күбрәк студентлар дәүләт ярдәмен ала алачак, ә илебез күбрәк югары квалификацияле белгечләргә тиенәчәк.

БАЛИГЪ ЯШЬТӘГЕЛӘРГӘ ПЕНСИЯ ТҮЛӘҮ ЧОРЫ АРТА. Мәктәпне тәмамлап, урта-махсус яки югары уку йортларына кермәгән балигъ яшьтәгеләр өчен туендыручысын югалту буенча иминият пенсиясен түләү вакыты уку тәмамланган елның 1 сентябренә кадәр озайтыла.

ҖАНАТАР ПАСПОРТЫ БАРЛЫККА КИЛӘЧӘК.       1 июньнән җанатарларны идентификацияләү системасы барлыкка киләчәк. Бу максатта спорт чараларына йөрү өчен махсус карталар булдырылачак. Спорт чараларына билетны җанатар паспорты булган очракта гына сатачаклар, ә стадионга махсус турникет аша кертәчәкләр. Граждан җанатар паспортын рәсмиләштерү өчен гаризаны «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша юллый ала. Әгәр җанатар спорт чараларында җәмәгать тәртибен бозса, паспорт бирүдән баш тартырга мөмкиннәр. Риза булмаганнар мондый карар буенча судка шикаять бирә ала.

8 ИЮНЬНӘН СОЦИАЛЬ ЯРДӘМ ТАГЫН ДА АДРЕСЛЫРАК БУЛАЧАК. Гражданнарга үзләренә тиешле ташламалар һәм пособиеләр алу мөмкинлеге турында хәбәр ителәчәк. Пособиене билгеләү өчен мәгълүматны гражданнар ризалыгы белән бердәм дәүләт социаль тәэмин итү системасыннан алачаклар.

ҖАВАПЛЫЛЫК КӨЧӘЯ. Урманнарда янгынга каршы кагыйдәләрне бозган өчен җаваплылык көчәйтелә. Гражданнар өчен штрафлар - 15-20, юридик затлар өчен 2-3 тапкырга арта. Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу янгын килеп чыгуга һәм кеше сәламәтлегенә ныклы зыян килүгә яки үлемгә китерә икән, максималь штраф 2 млн сум тәшкил итәчәк.

ШОФЕРЛЫК ТАНЫКЛЫГЫ ЯРДӘМ ИТӘЧӘК. 29 июньнән иминият компанияләре тарафыннан клиентны идентификацияләү гадиләштерелә.     Моның өчен машина йөртү хокукы бирүче документ - праваны  файдалану рөхсәт ителә. Клиент турындагы мәгълүматларны тикшерү таләп ителмәгән очракта (тимер юл транспортыннан тыш) КАСКО һәм ОСАГО буенча түләү лимиты арта (15 меңнән 40 мең сумга кадәр).

КОРАЛ ӘЙЛӘНЕШЕНӘ КОНТРОЛЬ КАТГЫЙЛАНА. Хәзер ау коралын алу яше 21 яшькә кадәр арта. Элек бу 18 яшьтән мөмкин иде. Авыр яки аеруча авыр җинаять өчен суд хөкеме ябылмаган яки алынмаган гражданнарга коралга лицензия бирү, аны яңадан рәсмиләштерү һәм тиешле инструкцияләрне тарату тыела.

РОСРЕЕСТРДА КӘГАЗЬ ДОКУМЕНТ ӘЙЛӘНЕШЕ БЕТӘ. 29 июньнән Росреестр күпфункцияле үзәкләр белән кәгазьсез әйләнешкә күчәчәк. МФЦга кадастр исәбенә алу яки күчемсез милеккә хокукларны теркәү өчен кергән документларны МФЦ хезмәткәре сканерлаячак һәм көчәйтелгән квалификацияле электрон имза белән раслап, Росреестрга электрон рәвештә җибәрәчәк. Кәгазьдән баш тарту хезмәт күрсәтү срокларын кыскартырга мөмкинлек бирәчәк.

Гөлфия Ханова әзерләде

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса