Тимерне генә түгел, җаннарны эретүче әти
Безнең әтиебез Мөкатдәс Котлахмәтов 1942 елның 18 апрелендә Миргасим Мортаза улы һәм Минсорур Латыйп кызы гаиләсендә бишенче бала булып дөньяга килә.
1949 елның 1 сентябреннән Мәмәт авылының җиде-еллык мәктәбендә белем ала. 8 нче сыйныфны Чупай мәктәбендә тәмамлый. 1957-1961 елларда «Победа» колхозында эшли. 1961 елның 12 декабрендә Совет Армиясе сафларына чакырыла. Ул Ленинград хәрби округында хезмәт итә. Шул ук вакытта Горький шәһәрендә айлык курсларда эретеп ябыштыручы һөнәрен үзләштерә. Хезмәт дәверендә «Коммунистик хезмәт ударнигы», «Хәрби төзелеш отличнигы» дигән мактау билгеләре белән бүләкләнә.
1965 елның октябрендә хезмәт срогын тутырып авылга әйләнеп кайта. Гаилә корып җибәрә. Бер-бер артлы балалары туа. Армия сафларында үзләштергән эретеп ябыштыручы һөнәре белән озак еллар «Октябрьнең 50 еллыгы» совхозында тырыш хезмәт куя. Тукайча әйтсәк, «Иң мөкатдәс нәрсә - эш!» дигән девиз белән яши әтием. 1997 елдан лаеклы ялда булуына карамастан, үзенең яраткан эшеннән аерыла алмый. Эретеп ябыштыручы һөнәренең җиңел түгеллеген һәммәбез белә. Сәламәтлеккә дә зыян килә, авыр операцияләр дә кичерә. Шуңа да карамастан, әтиебез көр күңелле, җор телле, шаян, бала җанлы, ярдәмчел булып кала бирә. Әдәби китаплар, газета-журналлар укырга, татар радиосын тыңларга бик ярата. Урамга чыгып әйләнеп керү, күршеләр белән гәпләшеп алу аңа рухи азык, җан рәхәте бирә. Эштән кайткан вакытта укытучым Лилия апаны көтеп, аңа да татар радиосыннан ишеткән табышмаклар әйтеп, уйланырга мәҗбүр итә. Әтине ачык, ярдәмчел булганы өчен күр-шеләр дә хөрмәт итәләр.
Без гаиләдә дүрт бала, ләкин мин үземне һәрвакыт әти кызы дип саныйм. Чөнки әтиемә нык охшаганмын. Аның кайбер сыйфатлары да үземдә чагылыш таба. Күрше авылда торуыма карамастан, атнага ике-өч тапкыр барып, хәлләрен белеп, ярдәмләшеп килергә авырсынмыйм.
Шушы айның унсигезендә әтиемә - Мөкатдәс Миргасим улы Котлахмәтовка 80 яшь тула. Аны әниебез Зәкия, барлык туганнары, балалары, оныклары, оныкчыгы күркәм юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз. Ныклы исәнлек, тигез һәм бәрәкәтле гомер, иман байлыгы телибез, балалары һәм оныкларының кадер-хөрмәтен тоеп, алдагы юбилейларын да каршыларга насыйп булсын!
Нәркәс Талипова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа