Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәттә «Россия эше» кадрлар үзәге ачылды

Халыкның эш белән тәэмин ителешен арттыру һәм эшсезлек дәрәҗәсен киметү максатыннан «Россия эше» гомумроссия вакансияләр базасы-дәүләт ярдәме белән эш эзләү һәм хезмәткәрләр өчен Россиядә беренче портал булдырылды һәм файдалануга тапшырылды.

 Әлмәттә халыкны эш белән тәэмин итү үзәге базасында «Россия эше» кадрлар үзәген ачу тантанасы булды. Чарада Татарстан Республикасы хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова һәм Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Нагуманов катнашты.

Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә үзгәрешләр "Россия эше" кадрлар үзәге бренды нигезендә башкарылды. Эш урыннарын җиһазлау, хезмәткәрләрне укыту, фирма стилен гамәлгә кертү, компьютер техникасы сатып алу, дәүләт хезмәтләре күрсәтү сыйфатын тикшерү һәм бәяләү системасын формалаштыру, бердәм таләпләрне гамәлгә кертүне оештыру-методик яктан тәэмин итү кебек чаралар тормышка ашырылды.

2021 елда бинаның беренче катына капиталь ремонт ясалган. Ремонт эшләре барышында функциональ зоналар, гражданнар һәм эш бирүчеләр белән эшләү секторлары бүлеп бирелгән.

Мәшгульлек үзәге директоры вазифаларын башкаручы Людмила Мирвалиева кунакларны яңартылган үзәк белән таныштырды. Бина секторларга бүленгән. Залда навигация бар, шул исәптән күрү органнары бозылган гражданнар өчен дә. Шулай ук электрон чират терминалы һәм инвалидлыклары булган гражданнар өчен терминал да бар.

Кунакларга "Эш бирүчеләр белән индивидуаль эшләү өчен киңлек" күрсәтелде. Гражданнар белән  дәресләр залында " профконсультант нәтиҗәле эш эзләү буенча тренинглар үткәрә. 

 Кече конференц-залда эш бирүчеләр белән түгәрәк өстәлләр уза. Шулай ук биредә «гражданнар белән индивидуаль эшләү өчен киңлек», «көтү һәм мәгълүмат бирү зонасы» бар.  Балалар почмагында һөнәрләр турында уеннар белән интерактив өстәл урнашкан. Укучының шәхси һөнәри юнәлеш бирү консультациясе «карьера үсеше секторында» үткәрелә.

Кечкенә генә экскурсиядән соң зур конференц-залда коллектив һәм эш бирүчеләр белән очрашу булды. 

Кереш сүз белән район башлыгы чыгыш ясады. Тимур Нагуманов ТР Хезмәт министрлыгына Әлмәт районы «Россия эше» проектын гамәлгә ашыру өчен сайланганы өчен рәхмәт белдерде.

"Төп бурыч –кадрлар потенциалын үстерү өстендә эшләү. Бу эш бирүчегә кадрлар сайлауда ярдәм генә түгел, ә үсеш мәсьәләләрендә  дә ярдәм булачак. Чөнки бүген күп кенә эш бирүчеләр нинди дә булса үзенчәлекле проблемалар турында сөйли. Кешеләр дә бүген үзләрен тормышта ничек дөрес табарга, ничек дөрес итеп эшкә урнашырга кирәклеген аңламыйлар. "Россия эше" үзәге эш бирүчегә нәрсә кирәклеген, хезмәткәрнең нәрсә көтүенаңларга ярдәм итә, үзара дуслашырга, ике якның да дөрес эшлекле мөнәсәбәтләренә чыгарырга әзер булуын төгәл аңларга булыша", - диде район башлыгы.

«Әлмәт шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәге» дәүләт казна учреждениесендә Татарстан республикасы халыкны эш белән тәэмин итү хезмәтен модернизацияләү проектын гамәлгә ашыру турында Эльмира Зарипова чыгыш ясады.

 Очрашу ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры һәм район эш бирүчеләре белән әңгәмә белән тәмамланды. Барлык теләүчеләр үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр һәм аларга җаваплар алдылар.

 

 

Әлмәт муниципаль районы башлыгының матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса