1000 кавер арасыннан Леонид Агутин берничәсен сайлап алган. Җиңүчеләр рәтенә Әлмәттә яшәүче гаилә дә эләккән.
Эмиль "Как не думать о тебе" җырын башкарган. Аңа "Нефтьче" мәдәният сараенда тавыш операторы булып эшләүче композитор әтисе Артур Җамалетдинов һәм әнисе Алия ярдәм иткән.