Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәттә бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне уңаеннан чара узачак

Чара 19 ноябрь көнне шәһәрнең социаль яклау идарәсендә булачак. (Цеткин ур., 54а 103 бүлмә)

Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көнен бәйрәм итү кысаларында ятим балалар һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балалар, үз гаиләсенә тәрбиягә бала алырга теләүче затлар, уллыкка алучылар, инвалид балалар, шулай ук аларның законлы вәкилләре өчен хокукый белем һәм консультация бирү буенча чара узачак.

Анда Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчесе, адвокат үзәге, суд приставлары хезмәте, опека һәм попечительлек органнары, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге, социаль яклау идарәсе вәкилләре катнаша.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса