Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Социаль челтәрләрдә Әлмәт районында бүреләр барлыкка килүе турында хәбәр таралды

Берәү хәтта бүрене видеога да төшереп җибәрде.

«Бүре түгел бу, эткә ошаган», «Бүреләр көтү белән генә йөри, котырган бүредер бу», – диючеләр булды. Җәлил маршрутында баручылар, имеш, пошига һөҗүм иткән бүреләрне күргәннәр. Бу уңайдан без Татарстан Республикасының биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының Әлмәт районы буенча хайваннар, үсемлекләр дөньясы һәм аеруча саклаулы табигать территорияләре өлкәсендә дәүләт күзәтчелеге буенча район (районара) бүлеге башлыгы Айдар Мортазинга мөрәҗәгать иттек. Ул әлеге сорауга ачыклык кертеп, алдан ук бу видеода һәм фотосурәтләрдә бүреләр түгел, ә этләр булуын әйтте.

– Видеороликта тәкъдим ителгән мәгълүматлар безнең тарафтан тикшерелде, фактлар расланмады. Республикада бүреләрнең җирле популяциясе юк, бик сирәк очракта гына безнең республикага күрше төбәкләрдән керүләре күзәтелә. Эзләрне карадык. Бу - этләр. Кешеләр дүрт аяклы дусларын теләсә кайда ташлап калдыралар бит хәзер. Алар бик күбәйделәр. Чип сугылганнары да йөри. Мондый этләр приютта булырга тиеш тә бит югыйсә. Ташландык хәлдә кыргыйланып беткән этләргә нидер ашарга кирәк. Менә шулай урманда киек, җәнлек аулап йөри инде алар. Халыкка шуны гына әйтәсе килә – комитет аучылык биләмәләренә даими мониторинг алып бара, вәзгыять белгечләр контролендә тора, – дип аңлатты Айдар Гомәров.

 

РЕЗЕДА ИСМӘГЫЙЛЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса