Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Илһамия Асадуллина Әлмәтнең Төзүчеләр проспектындагы йорт каршында чәчәкләр үстерә

Бу дөньяда төрле кешеләрне очратырга туры килә. Араларында эчкерсез күңелле, ярдәмчел һәм мәрхәмәтле булганнары шактый.

Өлкән яшьтәге абый-апалар белән очрашып сөйләшкәндә аларның никадәр акыллы, сабыр булуларына сокланасың.

Тормыш тәҗрибәсе туплаган, гомер юлларында ачысын-төчесен татыган ак яулыклы әбиләр күңелгә бик тә якын. Авылда туып-үсеп, шәһәргә килеп төпләнгән өлкәннәрнең язмышы мине аеруча кызыксындыра. Әйе, араларында төрлеләре бар. Берәүләре кешеләр белән аралашудан ваз кичеп, таш диварлар арасында фатирларында бикләнеп, тын гына гомер кичерсә, икенчеләре үзләренә шөгыль табып, күршеләре белән аралашып, үзара ярдәмләшеп яши. Мондый абый-апаларның йөрешләре дә җитез, йөзләре дә якты була.

Әлки районы Карамалы авылында туып-үскән, бүгенге көндә шәһәрдә гомер кичерүче 82 яшьлек Илһамия апа Асадуллина нәкъ менә шундый кешеләрнең берсе. Тормышка гашыйк, һәр туган таңнан ямь һәм тәм табып яши ул. Ишегалдында аны белмәгән кеше юктыр, мөгаен. Төзүчеләр проспектындагы йорт каршында үсеп утыручы аллы-гөлле чәчәкләр дә аның хезмәте җимеше. Көннең салкынмы, эссеме булуына да карамастан, Илһамия апа гел шушы түтәлләр тирәсендә бөтерелә, үз куллары белән матурлык тудыра. Моны аңардан беркем дә сорамый - бу аның үз теләге. Ул әле көн дә иртән кошларга ярма сибә. Мин аны бик еш күзәтә килдем: җирне дә җитез генә казый, суларын да мулдан сибә. Шул арада балконда басып торган күршеләре белән дә сөйләшеп ала. Кайберәүләрен тәмәке төпчеге ташлаганнары, чүп ыргытканнары өчен әрләп тә ташлый әле. Илһамия апага карап торуы үзе бер рәхәт: йөзеннән яктылык балкый, сүзгә дә үткер. Әлмәткә тормыш иптәше Наил абый бе-лән 1969 елны килеп төп-ләнгән булганнар.

- Бар гомерем хезмәттә узды. Башта өченче кибеттә йөк ташучы булдым, аннан соң, универмаг ачылгач, шунда күчтем. Озак еллар КИВЦта техничка булып эшләдем. Лаеклы ялга чыккач та алкоголь инспекциясендә унҗиде еллап хезмәт куйдым. Ирем гомере буе «Әлмәтнефть» идарәсендә хезмәт куйды. Гел макталуда һәм хөрмәттә булды. Наил белән ике кыз үстердек. Аллага мең шөкер, кызларым монда гел килеп йөриләр, хәлемне белеп торалар. Бу йорттан безгә фатирны 1974 елны бирделәр. Шул гомердән бирле бик матур гына яшәдек. Кызганыч, тормыш иптәшем Наил былтыр вафат булды. Бик кайгылы чорны кичереп чыктым. Чәчәк түтәлләрен дә мин әле күптән түгел генә булдырдым. Шул чүп ташламасыннар, кешеләр таптамасын, матур һәм каралган булып торсын дип эшләнгән эш инде бу. Элегрәк Наил белән бакчага йөри идек, соңгы елларда аны да ташларга мәҗбүр булдык. Подъездда да чисталыкны карап кына торам әле мин. Пөхтә, матур булгач, үзебезгә рәхәт бит. Шушы йортта яшәүчеләргә һәм гомумән яшьләргә мин беренче чиратта сәламәтлек теләр идем. Тәртипле булсыннар, хәмер һәм тәмәке белән мавыкмасыннар, гаиләләрендә татулык, тигезлек булсын. Монысы аеруча мөһим. Гомер бит ул бер мизгел генә. Үтә дә китә. Кадерен генә белеп яшәргә кирәк. Аллага шөкер, дусларым күп. Аларның да хәлләрен белеп торам, кирәк икән кибеттән азык-төлеген дә, кирәк-ярагын да алып кайтып бирәм. Аягым йөргәндә, хәлемнән килгәндә барысына да ярдәм итәргә тырышам инде шулай, Ходай сәламәтлек кенә бирсен, - ди Илһамия апа.

Амин, шулай гына була күрсен. Илһамия апага җан тынычлыгы, куанычлы, бәрәкәтле гомер телибез. Туачак таңнарыгыз һәрвакыт нурлы, күк йөзегез аяз булсын. Гел шулай елмаеп, кешеләрне сөендереп яшәгез!

 

Резеда Исмәгыйлова

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса