Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәтлеләр Зарипов урамында уранашкан 15-нче йортка кайчан күченә алачак?

Район башлыгы Тимур Нагуманов, мәсьәләләрне максималь кыска вакыт эчендә хәл итү өчен, барысы да эшләнә, дип ышандырды.

Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов Зарипов ур., 15 адресы буенча урнашкан йортны файдалануга тапшыру белән бәйле ситуациягә аңлатма бирде. Бу хакта аннан инстаграмда турыдан-туры эфир вакытында сорадылар.

«Узган эфирдан бирле без дәүләт торак фонды белән тыгыз эшлибез. Хәлне тикшерү буенча берничә җитди киңәшмә үткәрелде инде. Анда процессның берничә катнашучысы бар. Йортның үзендә вак-төяк җитешсезлекләрне бетерү буенча сораулар бар, идарәче компания  ресурслар белән тәэмин итүче оешмалар белән килешүләр төзи», – дип сөйләде Тимур Нагуманов.

Район башлыгы әлеге вәзгыятьне үзе һәм шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе шәхсән үзе контрольдә тота, дип ышандырды.

"Дәүләт торак фонды ягыннан без киләсе атна ахырына кадәр барлык мәсьәләләр дә бетерелергә тиеш дип расладык. Без, димәк, максималь ярдәм күрсәтәбез, ресурс белән тәэмин итүче оешмаларны идарәче компания белән килешү төзергә күндердек. Бераз җитешсезлекләр булса да, дәүләт торак фонды киләсе атна ахырына  яңа торакка күченергә рөхсәт бирер дип көтәбез", – дип җавап бирде Нагуманов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса