Ишегалды күршеләр белән ямьле
«Безнең ишегалды» президент программасы кысаларында Әлмәттә биш ел дәвамында 532 ишегалды, быел исә 93 ишегалды төзекләндереләчәк.
Шуларның 47 сендә бүгенге көндә инде төзекләндерү һәм юл төзелеше буенча эшләр тәмамланган.
Әлмәттә ремонттан соң ишегалларын тантаналы ачу чаралары да оештырыла башлады. «Безнең ишегалды - игелекле күршеләр» проекты кысаларында бәйрәм чаралары оештырыла, биредә яшәүчеләр өчен күңел ачу программалары тормышка ашырыла. Микрорайонда яшәүчеләрне һәм кунакларны тәмле пылау һәм кайнар чәй белән сыйлау күркәм гадәткә әверелеп бара.
Озакламый тагын 7 йорт яны участогын тәртипкә китерү планлаштырылган. Ишегалларында юллар һәм тротуарларны төзү һәм ремонтлау, эскәмияләр, чүп савытлары, яктырту баганалары кую һәм гамәлдәгеләрен яңарту, каты көнкүреш калдыклары зонасын урнаштыру өчен асфальт-бетон мәйданчык оештыру, хуҗалык-көнкүреш җиһазлары урнаштыру кебек эшләр башкарыла.
Төзелеш эшләре башланырга өч көн кала һәр ишегалдында, төзекләндерүнең йомгаклау схемасы белән, объект паспорты урнаштырыла. Бу әлмәтлеләр эш барышын контрольдә тота алсын өчен шулай эшләнә. Шулай да микрорайоннарда яшәүчеләр ремонт эшләре тәмамланып та ишегалларында кече архитектур формаларның әлегә куелмавыннан зарланалар.
Аларны аңларга була - мәйданчыклар нигездә балаларга уйнау һәм халыкка ял итү өчен төзекләндерелә бит. Җиһазлар җыелмасы һәрбер ишегалды өчен индивидуаль төстә билгеләнүен исәпкә алып, район җитәкчелеге бу уңайдан әлмәтлеләргә бераз сабырлык күрсәтергә киңәш итте һәм җәй азагына кадәр архитектур формалар урнаштырылачак дип ышандырды. Әйткән сүз - аткан ук. Халык өметләнеп көтүен дәвам итә.
Резеда Исмәгыйлева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа