Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәт районы суд приставлары рейдлар үткәреп, ярты ай дәвамында торак-коммуналь хезмәтләр өчен халыкның 2 млн сумнан артык бурычын түләткән

Бурычлыларга каршы кө-рәштә профилактик эш тә, мәҗбүри чаралар да кулланыла.

Шул исәптән банклардагы счетларны эзләтеп түләттерү һәм милекне кулга алу кебек ысуллар да эшкә җигелә. Суд приставлары бурычлылар яшәгән адреслар буенча даими рәвештә рейдларга чыгалар. Иң беренче чиратта идарәче компанияләр вәкилләре белән берлектә алар бурычлары 50 мең сумнан артып киткән фатирларга баралар. Кешеләргә бурычларын түләү турында таләп тапшыралар һәм аны үтәмәгән очракта нәрсәләр көтүен аңлаталар.

Әйтергә кирәк, бурыч-лыларның күбесе приставлар тарафыннан мал-мөлкәтләренә арест салынганчы тизрәк әҗәтләрен түләүне өстен күрә. Рейдлар нәтиҗәсендә ярты ай эчендә Әлмәт районында 50 гә якын бурычлы кеше торак-коммуналь хезмәтләр өчен 2 млн сумнан артык бурычын түләгән. Законлы таләпләрне үтәмәүчеләргә карата мәҗбүр итү чаралары кулланыла. Әйтик, бер кешенең 45 мең сум бурычы аның исәп-хисап счетыннан алынган. Торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләмәгән тагын бер әлмәтленең ноутбугын һәм велосипедын, икенче берәвенең телевизорын тартып алганнар. Бурычларын 10 көн эчендә түләп бетерсәләр, аларга милекләрен кире кайтарырга мөмкиннәр, шулай булмаганда милек сатуга куела ала.

Суд приставлары күргән чаралар нәтиҗәсендә 2021 ел башыннан Әлмәт районында торак-коммуналь хуҗалык  өчен җәмгысе 13 млн сумнан артык бурыч түләттерелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X