Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәттә Бөек Ватан сугышы ветераны Мисхәт Фасыйх улы Шәһитов үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Нагуманов исеменнән тәбрикләп, Роза Әфләтунова сугыш ветеранына Россия Федерациясе Президенты В.В. Путинның Котлау хатын тапшырды.

Мисхәт Фасыйх улы 1926 елның 10 июнендә Сарман районы Сарайлы авылында туа. Бик яшьли, 1943 елда фронтка алына. Сугышның ахырына кадәр Ерак Көнчыгыш фронты укчы полкларының берсендә укчы була. Япония белән сугышта катнаша, туган якларына 1951 елда гына әйләнеп кайта. Сугышчан батырлыклары өчен II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, «Японияне җиңгән өчен» медале, юбилей медальләре белән бүләкләнә.

Сугыштан кайткач, «Әлмәтбурнефть»кә электромонтер булып эшкә урнаша һәм лаеклы ялга чыкканчы шунда хезмәт куя.

Намуслы һәм фидакарь хезмәте өчен Мисхәт Фасыйх улы Хезмәт Кызыл Байрагы орденына, бронза медальгә лаек була.

Сугыш һәм хезмәт ветераны үрнәк гаилә башлыгы да. Тормыш иптәше Рәмзия Хәсән кызы белән алар өч ул тәрбияләп үстерәләр, бүгенге көндә биш онык һәм җиде оныкчыкларына сөенеп, матур гомер кичерәләр.

Мисхәт Фасыйх улы Шәһитовны юбилее белән котларга район Советы аппараты җитәкчесе Роза Әфләтунова, Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының Әлмәт районындагы социаль яклау идарәсе җитәкчесе Кадрия Гыйматдинова, район ветераннар советы вәкилләре килде.

- Без Әлмәттә озын гомер юлы үтүчеләр булуы белән горурланабыз, алар үсеп килүче буынга лаеклы үрнәк булып торалар. Сезгә нык сәламәтлек, хәерле-бәрәкәтле тормыш телибез. 100 яшьлек юбилеегыз белән дә котларга язсын, - дип билгеләп үтте Роза Әфләтунова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса