Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәттә янгын чыккан

25 мартта 8 сәгать 23 минутта шәһәрнең янгын сүндерү хезмәтенә Әлмәт шәһәре, Вәлиев урамы, 3 нче йорт адресы буенча урнашкан фатирда янгын чыгуы турында хәбәр килә.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 62 тапкыр ярдәмгә чыккан.

Күп фатирлы биш катлы йортның беренче катында подъезда төтен була. Беренче катта урнашкан фатирның залында диван януы ачыклана. Янгын сүндерүчеләрне күршеләр каршы ала, алар фатир эчендә кеше юк икәнен хәбәр итә.  

2 һәм 4 каттан 4 кеше коткарылган.

Янгын нәтиҗәсендә 1 кв. м мәйданда диван янган. Янгынның гомуми мәйданы 1 кв. м. тәшкил иткән.

Һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк.

Янгынның сәбәбе - электр җиһазын монтажлаганда кагыйдәләрне бозу.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса