Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Безнең дә бит яшьлек бар иде

Авылга кайткач, вакытым булган чакларда мин фотоальбом актарырга яратам.

Бәлки яратам дию бик дөрес үк тә түгелдер. Алай утырырга вакыт бик аз тия. Ә караганда рәхәт. Җаннарны якты сагыш биләп ала.

Бар иде бит фотога төшкәннән соң аның әзер булганын көтеп тилмергән вакытлар. Хәзер генә ул песи бәбиләгәнне дә рәсемгә төшерәбез. Аны гынамы инде, һәр адымыбыз фотода, кинокадрда. Ә альбомдагы аклы-каралы рәсемнәр гел башка. Аларның якынлыгын әйтеп аңлатырга сүзләр дә җитмидер. Сүз калыбына гына сыя торган түгелдер. Чөнки ул - халәт, ул - тарих. Гомер йомгагының бер сапламы ул. Аклы-каралы фо-тосурәтләрдән карап торучы ул күзләр бар дөньяңны актара, күңелләрне айкый.

Сөекле әниемнең борчыгандыр җанын

Күңелемнең көйсез һәр чагы.

Еласам, юаткан, иркәләп уйнаткан

Әниемнең җылы кочагы.

Хәтерлисезме шушы җырны? Класста такта алдына, я мәктәп коридорына тезелеп, шушы җырны җырлаганны тыңлаган әниләр, апалар бу рәсемдә. Балаларыннан целлофан пакетка сабын, кибеттән сатып алган бер ясалма чәчәк, бер яулык салып ясаган бүләккә куанып, безнең ояла-ояла сөйләгән шигырьләрне тыңлаган әниләр бит ул аклы-каралы фотоларда. Ул вакытта аны без «фото» да дими идек. Карточка иде ул безнең өчен. Карточкага төшә идек без ул елларда, әниләребезнең яшь чагында. Болар бит балалар дип көянтәләп чишмәдән су ташыган, мич тутырып ипи салган, ун бармаклары белән сыер сауган, бозлы суда кер чайкаган, мичкә сөялгән килеш йон оекбашлар бәйләгән, без төнге урамнан кайтып кергәнче керфек какмый безне көткән әниләр. Җырдагыча, бигрәкләр сөйкемле, нәкъ безнең шикелле... Япь-яшьләр, гадиләр. Кыланмаган, маймылланмаган, хәтта елмаймаганнар да. Нинди татар хатыны ул вакытта теш агартып, авыз ерып утырсын ди, булмаганны. Менә шулай диләр иде алар, бүген инде 80 не узып киткән безнең әниләр.

Күңелем шул чакны сагына шулчаклы,

Күңел яшь чагыңны сагына.

Тик ябык ишекләр, кайтарыйм ничекләр,

Әнием, сине яшь чагыңа.

Ишекләр ябылган икән, хәтер тәрәзәләрен киереп ачыйк. Әниләр картаямыни ул?! Алар мәңге яшь - ак яулыклы, ап-ак чәчле, ап-ак җанлы әниләребез.

Рәфкать Шаһиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса