Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәттә Социалистик Хезмәт Герое белән хушлаштылар

3 февраль көнне Әлмәттә Социалистик Хезмәт Герое Галимҗан Хаҗиев белән хушлашу тантанасы булды.

Анда район башлыгы Тимур Нагуманов, “Татнефть” компаниясе генераль директоры Наил Маганов, генераль директорның социаль үсеш буенча урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев, профсоюз комитеты рәисе Гомәр Яруллин, нефтьчеләр, туганнары һәм якыннары катнашты.


Тимур Нагуманов, геройны соңгы юлга озатканда, гаиләнең кайгысын уртаклашты: "Галимҗан Мөхәммәтша улы бүгенге көн Татарстанын булдырган, бүген без горурлана торган һәм чиксез ярата торган заманча Әлмәтне төзүче буын вәкиле. Аның лаеклы хезмәте һәр җитәкче һәм идарәче өчен үрнәк булып тора. Әлмәт күренекле кешеләр белән горурлана. Аның турында хәтер безнең йөрәкләрдә озак сакланыр".


Галимҗан Мөхәммәтша улы Хаҗиев - Социалистик Хезмәт герое, СССР нефть сәнәгате министрлыгының мактаулы нефтьчесе, Татарстан АССРның атказанган нефтьчесе, “Татнефть” җитештерү берләшмәсенең мактаулы нефтьчесе. Тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны “Почет Билгесе” ордены һәм “Хезмәт батырлыгы өчен” медале белән бүләкләнгән.


 Күптән түгел Галимҗан Хаҗиевның тормыш юлы белән таныштырган идек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса