Әлмәттә үтерүдә шикләнелүче ир-атны тоткарлаганнар. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итте.
Хокук саклаучылар мәгълүматлары буенча, кич белән Монтажная урамындагы күңел ачу үзәге янында конфликт килеп чыккан. 31 яшьлек ир‑ат 32 яшьлек шәһәр кешесе белән талашкан һәм берничә тапкыр аның күкрәгенә пычак белән кадаган, ә аннары качкан.
- Шикләнелүчене Усманов урамында тота алганнар. Ул исерек хәлдә була, үзе белән пычак та бар иде. Ир-атның инде хөкем ителгән булуы ачыкланган - аны элегрәк урлау, кыйнау һәм талау өчен җәлеп иткәннәр. Хәзер үтерү факты буенча җинаять эше кузгатылган.