Ярышлар АКШта узды.
Әлмәттән Екатерина Кошкина 23 яшькә кадәрге спортчылар арасында көрәш буенча яшьләр дөнья чемпионатында алтын медаль яулады. Ярышлар Лас-Вегаста узды.
- 65 кг га кадәр авырлык категориясендә финалда Әлмәт спортчысы Кытай вәкиле Юси Жаоны җиңде.
Монголиядән Нархажид Ниамсурен һәм АКШтан Риз Ларраменди бронза медальгә лаек булдылар.