Кыз озак вакыт реанимациядә була.
Әлмәт үзәк район хастаханәсендә кискен панкреатитның авыр формасы булган яшь пациентны коткарганнар. Авыру панкреонекроз, эренле инфекция, сепсис һәм бөер җитешсезлеге белән катлаулана.
Пациентканың тормышы өчен хирурглар, реаниматологлар, неврологлар һәм шәфкать туташлары командасы көрәште. Дәвалау инфекция чыганакларын бетерүне, гемодиализны, кан компонентларын күчерүне һәм организм эшендәге бозылуларны төзәтүне үз эченә алган.
- Ике ай буена кыз тәүлек буе белгечләр күзәтүе астында стационарда була. Комплекслы дәвалау һәм медикларның уртак эше нәтиҗәсендә аның хәле тотрыклылана.