Җәй айларында Әлмәт районында 443 мәдәни-күңел ачу чарасы узды
Мәдәният. Сәнгать

Җәй айларында Әлмәт районында 443 мәдәни-күңел ачу чарасы узды

Бу вакыйгалар җәйне бергә үткәрергә, яңа урыннар ачарга һәм таныш районга яңача карарга сәбәп булды.

1 июньнән 30 сентябрьгә кадәр Әлмәт районы «Татарстанда җәй» проекты мәйданчыкларының берсе булды. Бу вакыт эчендә бездә 443 чара узды, алар районда яшәүче 150 000 нән артык кешене һәм кунакларны берләштерде.

Сабантуй иң якты вакыйгаларның берсе булды. Милли бәйрәмгә 28 000 артык кеше җыелды - бу чын дуслык, музыка һәм традицияләр бәйрәме иде: халык уеннары, көрәш, артистлар чыгышы һәм, әлбәттә, сый-нигъмәтләр.

  • Ә быел җәй бездә ачык мәйданчыкларда концертлар тыңларга, саф һавада күнегүләр ясарга һәм мастер-классларда катнашырга мөмкин иде-барлыгы 12дән артык шундый формат узды. Иң истә калган вакыйгалар арасында - «Каракүз» фестивале, яр буендагы акустик кичә, «26 дюйм» велоберләшмәсеннән Ээштән соң» велозаездлары һәм күбекле кичә.

Бу вакыйгалар җәйне бергә үткәрергә, яңа урыннар ачарга һәм таныш районга яңача карарга сәбәп булды.