Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Әлмәт!

Әлмәттә Социалистик Хезмәт Герое вафат булды

Тыл һәм нефть сәнәгате ветераны Галимҗан Хаҗиев 91 яшендә вафат булды. Туганнары һәм якыннарының кайгыларын уртаклашабыз.

Татарстанда 91 нче яшендә Социалистик Хезмәт Герое, нефть сәнәгате ветераны, тыл хезмәтчәне Галимҗан Хаҗиев вафат булды. Татарстан җитәкчелеге аның вафатына бәйле рәвештә кайгы уртаклашты.


Хаҗиев 1930 елның 11 июлендә Башкорт АССРның Туймазы районы Исмаил авылында туа. 1949 ел ахырында «Әлмәтбурнефть» һәм «Татнефть» трестының 2 нче бораулау конторасында бораулау эшчесе булып эшли башлый. 1959 елда «Почет Билгесе» ордены, ә җидееллык нәтиҗәләре буенча «Хезмәт батырлыгы өчен» медале белән бүләкләнә. Ул рекорд күрсәткечләргә ирешеп, Әлмәт бораулау эшләре идарәсенең иң көчле җитештерү звеноларының берсе булган бораулаучылар вахтасын җитәкли.


1967 елда, бораулау кадрлары мәктәбен тәмамлаганнан соң, Хаҗиев бригада белән җитәкчелек итә башлый. Аның җитәкчелегендә бригада «Татнефть» берләшмәсендә иң яхшыларның берсе була: өч квартал рәттән КПССның Татарстан өлкә комитеты күчмә Кызыл Байрагын яулый һәм нефть сәнәгате бораулаучылары арасында Бөтенсоюз социалистик ярышында призлы урыннарга лаек була.


1971 елда, республика җирендә беренче миллиард тонна нефть чыгарган елда, Хаҗиевка Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелә. Ул чакта аның бригадасы иң югары еллык күрсәткечне үтәүгә ирешә һәм сигезенче бишьеллык биремен вакытыннан алда үти.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса