Әлмәт шоферын аек булмаган хәлдә йөрткәне өчен хөкем иттеләр
Җинаять һәм җәза

Әлмәт шоферын аек булмаган хәлдә йөрткәне өчен хөкем иттеләр

Утырышка ул килмәде.

  • Әлмәттә машина йөртүчене исерек килеш йөргән өчен хөкем иткәннәр. Бу хакта шәһәр суды матбугат хезмәте хәбәр итте. Ир-ат аек булмаган хәлдә руль артына 7 сентябрьдә утыра.

Хөкем ителүче, тыңлауның датасын һәм вакытын алдан белсә дә, утырышка килмәде. Эш материалларын өйрәнгәндә суд авырайта торган да, йомшарта торган да хәлләр тапмаган. Җыелган дәлилләр нигезендә ир-атны гаепле дип таныдылар һәм 45 000 сум штраф билгеләделәр. Шулай ук аны ел ярымга транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм иттеләр.