Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәтлеләр файдаланылган теш щеткаларын эшкәртүгә тапшыра алалар

Казан, Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама, Яшел Үзән районнарында яшәүчеләрне кулланылган пластик теш щеткаларын җыю акциясендә катнашырга чакыралар.

Җыелган барлык пластик эшкәртеләчәк һәм Россиянең кече шәһәрләрендә юлларны ремонтлауга җибәреләчәк.


Әлмәттә щеткаларны бу елның июленә кадәр Ленин урамы, 100 нче йорт адресы буенча урнашкан «Перекресток» кибетендәге махсус контейнерларга салырга мөмкин.


Электр теш щеткалары, агач теш щеткалары, аяк яки кием-салым чистарту өчен щеткалар, теш чистарту җепләре кабул ителми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса