Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәт полициясе эксперт-криминалистлары үз хезмәтләренең серләре белән уртаклаштылар

«ТИСБИ» идарә институтының юридик факультеты студентлары өлкән укытучы Виктор Христинин белән бергә Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлегенең эксперт-криминалистика бүлегенә бардылар.

Студентларны Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча эксперт-криминалистика бүлеге башлыгы урынбасары полиция капитаны Артур Ибраһимов, эксперт-криминалистика бүлеге эксперты полиция лейтенанты Ксения Рябова һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлеге каршындагы иҗтимагый совет вәкиле - Әлмәт районы мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов каршы алды .

Артур Мөҗип улы студентларга үзенең эше турында сөйләде.

Студентларда дактилоскопия процессы аеруча кызыксыну уятты. Акция кысаларында криминалистлар студентларга ирекле дактилоскопия процедурасын узарга тәкъдим иттеләр. Алар бармак эзләрен биреп кенә калмадылар, үзләре дә курсташларының эзләрен төшерергә тырыштылар, ә дактокартларны үзләре белән истәлеккә алдылар.

Стажерлар полиция хезмәткәрләренә яңа белемнәр һәм тәҗрибә алу мөмкинлеге биргән өчен рәхмәт белдерделәр.

Россия Эчке эшләр министрлыгының «Студентлар десанты» бөтенроссия акциясендә катнашучыларның кайберләре стажировка турында үз фикерләрен калдырдылар һәм полиция хезмәткәрләре сыйфатында Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлегенә әйләнеп кайтырга вәгъдә иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса