Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

«Шашкалар»: бәяләре кесәгә суга

Узган санда без җәмәгать транспорты белән бәйле вәзгыять турында язган идек. Бүген сүзебез аларга альтернатива булган такси хакында.

Чыннан да, җәмәгать транспорты көтеп туңып торырга теләмәүчеләр өчен такси хезмәте бар. Чакыртасың да, кирәкле урынга бик тиз барып та җитәсең. Тик монда да алай ук шома түгел икән.

Уңайлы, әмма хакы «тешләшә»

«Шашкалы» машинада йөрү бәясе болай да бик арзан түгел, ә пик сәгатьләрендә ул сизелерлек арта, бу исә клиентларның кесәсенә бик каты сугарга мөмкин.

Пик сәгатьләрендә бәяләрнең ни дәрәҗәдә артуын тикшерү өчен без 6 нчы мәктәптән «Панорама» сәүдә-күңел ачу үзәгенә кадәр машина чакыртырга булдык. Гадәти сәгатьләрдә дә юл бәясе бик арзан димәс идем: 125 сумнан башлап. Безнең заказ исә тәүлекнең «кайнар» вакытына - кичке 17 сәгать тирәсенә туры килде. Төрле такси сервисларына шалтыратып карадык. Юл бәясе төрле операторда төрлечә булып чыкты, әмма барысын да бюджет вариантына кертү кыен. Шул ук вакытта күпләр үзләре әйткән бәянең чик булмавы һәм бер сәгать дәвамында әле тагын да артырга мөмкин булуы хакында кисәтте.

Такси хезмәтләренә пик сәгатьләрендә бәяләр рейтингы:

«Максим» - 125-130 сум;

«А-такси» - 127 сум;

«Омега» - 135 сум;

«Шрек» - 140 сум;

«Иномарочка», «Надежное», «Люкс», «Комфорт», «Двойка» - 153 сумнан алып;

«Яндекс-такси» - 201 сумнан 230 сумга кадәр.

Безнең эксперимент нәтиҗәләрен кешеләр үзләре дә раслый. Әйтик, СУ-2дә яшәүче Наталья Лямзина такси хезмәтеннән еш файдалана икән. Сөйләвенә караганда, бәяләрнең югары булуы белән ул көн саен очраша:

- Троллейбуста бару арзангарак төшә дә бит, әмма ул начар йөри. Ә таксида иртән дә, кичен дә бер бәла - бәя югары. Гел таксида йөри башласаң, тиз бөлгенлеккә төшәрсең. Түләргә тәкъдим ителгән иң зур юл бәясе 300 сум иде. Башка сыймаслык хәл бит бу!

Әмма мондый бәя сәясәтен дә аңларга була. Ул турыдан-туры сорау зур булуга бәйле. Заказлар күбрәк, ә линиядә машиналар саны азрак булган саен хезмәт күрсәтү бәясе дә арта. Кушымталар аша такси чакыртканда тагын да кызыграк: анда ихтыяҗ һәм тәкъдимнәрнең автомат балансы кулланыла. Онлайн-сервиста юл бәясен арттыруның төп факторы - заказ килгән районда нәкъ шушы вакытта буш булган автомобильләр саны. Әгәр потенциаль пассажирлар саны буш машиналар саныннан артып китә икән, юл бәясе махсус алгоритм тарафыннан формалаштырыла торган арттыру коэффициентына тапкырлана.

Кайбер онлайн-сервисларда таксист минималь юл бәясен үзе билгели ала:

- Миңа зур араларга түбән бәягә бару отышлы түгел. Бензин кыйммәт, ремонт һәм машинаны юу да арзан тормый, шуңа күрә мин 80 сумнан да арзанрак заказлар тәкъдим итмәүләрен сорадым, - дип сөйли Алексей Андреев. - Юл бәясе түбән булганда программа заявканы автомат рәвештә кире кага. Шул ук вакытта теләгән кеше көтү вакытын кыскарту өчен бәяне арттыра да ала.

Сүз уңаенда әйткәндә, тарифлар, бәяләрне арттыру һәм башкалар турында мәгълүмат «Куллану шартлары»нда бәян ителгән. Бу бүлекләр такси чакыру өчен билгеләнгән барлык кушымталарда булырга тиеш.

Каршылыклар кыры

Таксида эшләүчеләр һәм пассажирлар арасында аңлашылмаучанлык - тагын бер игътибар таләп итүче тема. Без газета укучыларыбыздан такси белән бәйле вакыйгаларны сөйләүләрен сорадык.

- Иртә таңнан миңа мөһим әңгәмәгә барырга кирәк иде. Кичтән федераль агрегаторларның берсендә машинага алдан заказ бирдем. Кич һәм төн эчендә программа автомобиль сайлап куймаган булып чыкты. Янә заказ бирергә тырыштым - файдасыз. Нәтиҗәдә бәяне 20 сумга күтәрдем һәм таксист шунда ук табылды, - дип сөйләде Миләүшә Хафизова.

Анастасия Данилова белән дә шундый ук хәл булган:

- Эшкә соңга кала идем. Кушымта машинаны бик озак эзләде. Ниһаять, машина йөртүчеләрнең берсе минем заказны алды. Тик ун минут дәвамында килеп җитә алмады, ә аннары кинәт кенә заказдан баш тартты. Нәтиҗәдә офиска соңга калып килдем.

Күп кенә әлмәтлеләр такси шоферларының битлек режимын үтәмәүләреннән зарланды:

- Мин руль артында утыручы кешедән битлек киюен берничә тапкыр сорадым, - дип сөйли Лилия Насыйбуллина. - Тик минем үтенечемә аның исе дә китмәде. «Ковид» барыбер беркемне дә читләтеп узмаячак - кайчан чирләсәң дә барыбер түгелмени», дип көлемсерәде хәтта.

Такси хезмәте күрсәтүчеләрнең дә «оппонентларына» әйтер сүзе бар булып чыкты.

Күпләр конфликтлы, шау-шу куптаручы пассажирлардан, салонны пычратучылардан һәм машина ишеген каты ябучылардан зарланды. Балалар кәнәфие кирәк булачагы турында хәбәр итәргә онытучы әниләрне дә ачуланып искә алучылар булды. Моннан тыш, юл өчен түләргә теләмәүчеләр дә еш очрый икән.

- Бер яшь егетне утырткан идем. Ул аек булып чыкмады, юл буе тавышланып кайтты. Килеп җиткәч, юл өчен түләүдән баш тартты. Бәхәсләшә башладык. Бервакыт пассажир пычак тартып чыгармасынмы! Бәхеткә, һөҗүм итмәде итүен, әмма янап куркытты. Мин дә югалып калмадым: аны салоннан тартып чыгардым. Әмма күңелдә юшкын калды, - дип сөйләде Сергей Ахунов.

Кыскасы, күңелсезлекләр булып кына тора. Алардан котылу кыен, чөнки бер кеше дә идеаль була алмый. Кайбер сервисларда пассажирларны һәм машина йөртүчеләрне бәяләү системасы гамәлдә. Бу күпмедер дәрәҗәдә тигезлек сакларга ярдәм итә: әдәпле пассажирлар өчен программа шундый ук машина йөртүчеләрне сайлый.

Тулаем алганда, такси хезмәте кайбер закон чыгару актлары белән җайга салына. Алар җиңел таксига карата таләпләрне, пассажирларның хокукларын, бәхәсләрне җайга салу тәртибен билгели. Мөһим момент: һәр такси шоферының таксомотор эшчәнлеген башкаруга рөхсәте булырга тиеш. ӘМР башкарма комитетының төзелеш, элемтә, транспорт һәм юл хуҗалыгы идарәсендә безгә хәбәр итүләренчә, мондый документларны ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы бирә. Бирелгән рөхсәтләр буенча мәгълүматлар базасы ведомствода саклана һәм рәсми сайтта урнаштырылган. Таксомотор эшчәнлегенең законлылыгын ЮХИДИ контрольдә тота.

 

Таня Шамбер

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса