Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Өчебез дә бәхетле идек

Казаннан кайтып киләм. Бактагы ягулык күләмен күрсәтүче калкавыч-сигналның ялгышкалый торган гадәте бар. Тик үземнең исәп белән бензин Ленино авылына кадәр җитәргә тиеш. Техниканың исәбе башка булып чыкты.

Акъяр авылы башындагы кибет-кафеларга - юл читенә машинамны чак борып өлгердем. Машина «тых-пых» итте дә туктады. Нишләргә белми кафега кердем дә, сатучылар янына килеп үз хәлемне аңлатырга, Ленино авылына кадәр җитәрлек бензин табу мәсьәләсен хәл итәргә тырыштым. «Белмим» диде дә, көяз ханым прилавканың икенче башына барып басты. Мин, «йөз суымны түгеп», икенче сатучы янына атладым. «Ничек кенә ярдәм итим икән соң, абый», - дип өзгәләнде ханым. Кыяфәтенә, үз-үзен тотышына карасаң, бер авыл апасы инде. Тик чит бер кешегә ярдәм итәсе килеп өз-гәләнеп, чабулап йөрүе аңа карата «ханым» төшенчәсен кулланырга мәҗбүр итә иде.

Ярдәм сорап, иренә шалтыратып караган иде дә, тегесе шактый гына тозлап-борычлап, хатынын ераккарак җибәрде. «Хәзер улыма шалтыратып карыйм әле», - диде ул. Улының кайдалыгы белән кызыксындым. «Ул үзе Казанда. Бәлки иптәшләре булыша алыр», - дип телефон номерын җыйды. «Номер недоступен» дигән җавап ишетелде. Ләкин болар гына ханымда булган изгелек эшләү теләген сүндермәде. «Абый, сез моннан беркая да китмәгез. Мин хәзер кайтып, күршеләрдән сорап карыйм әле», - диде. Мин елмаеп куйдым, чөнки бик китәргә теләсәм дә, китәр җаем юк иде. Аңа ияреп мин дә кафедан чыктым. Шулвакыт 14 ле «Лада» машинасы килеп туктады. Ханым машина янына «очты», ишекне ачып, ашыга-ашыга минем хәлне аңлатты. Яшь ир, ике баласы белән хатынын машинадан төшереп, кире авылга борылды. Ханым минем янга килде. «Абый, хәзер Ленинога барып, бензин алып килә ул», - диде. Бәхете йөзенә генә түгел, бар булмышына - гәүдәсенә, атлап йөрешенә чыккан иде. Әйтерсең ул шушы мизгелне гомер буе көткән! Ул арада 5 литрлы савыт белән бензин алып, әлеге егет килеп тә җитте. Ничә сум сораса да бирергә әзер идем, чөнки «мишәрстанга» көзге караңгылык җәелә. Тыйнак кына әйткән суммасына акча өстәп бирсәм дә, егет үзе әйткәннән артыгын алмады. Күчтәнәчләр күтәреп чыккан хатыны белән ике кызы машинага кереп утырдылар да, Чистай ягына юл алдылар. Ханым да авылга таба атлады. Мин бензин салып, машинамны кабыздым да олы юлга бордым. Әллә җырлыйсы, әллә елыйсы килә иде. Өчебез дә бик бәхетле идек.

Я, кем әйтер җирдә яхшылыкка урын тар дип?!

Рәфкать Шаһиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса