Татарстанда газ тарифы күтәреләчәк
Кулланучылар өчен үсеш 3% тәшкил итәчәк.
Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты үзенең сайтында республика халкы өчен табигый газга тарифны 1 августтан 5,89 сум/куб. м га кадәр арттыру турында карар проектын урнаштырды.
30 июньдә Дәүләт комитеты халык өчен табигый газга тарифның үзгәрмәячәге турында мәгълүматны таратты. Әмма ике атнадан комитет халык өчен газга бәяләрне күтәрергә карар иткән.
1 июльдә торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләренә тарифлар арту, халыкның реаль керемнәре кимү сәбәпле, Татарстанда яшәүчеләрдән зур канәгатьсезлек уятты. Дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев республикада тарифларның чираттагы үсешен шәрехләп, авыр икътисади вәзгыять вакытында тарифларны туктату идеясе белән килешмәвен билгеләп үтте. - Минемчә, кешеләр тәкъдим иткән карар бик дөрес түгел, - дип билгеләп үтте ул. Груничев фикеренчә, бер тармакта эшләүчеләрнең керемнәре кимү ТКХ өлкәсендә эшләүчеләрнең керемнәрен арттырырга хокук бирми.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа