Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Торак – коммуналь хуҗалык

Әлмәт авылларында нинди проблемалар бар?

Башкарма комитетында узган киңәшмәдә сүз шул хакта барды.

Кәләйдә суүткәргеч ремонтка мохтаҗ Бу проблеманы авыл җирлеге башлыгы Светлана Бастылева күтәрде. «6 км озынлыктагы челтәр 50 ел элек төзелгән һәм 95 процентка тузган. Атна саен өзелүләр булып тора», - дип сөйләде ул. Район башлыгы Тимур Нагуманов авылны республика программасына кертү мөмкинлеген карарга кушты.

Киңәшмәдә күтәрелгән тагын бер проблема - Сабанчы авылында юлның торышы. Аның озынлыгы дүрт километрдан артык, яңгырлардан һәм су басулардан соң ул юыла, өстәвенә юлны зур йөк машиналары җимерә, алар даими рәвештә карьерга йөриләр. Юл торак пункт балансында, район башлыгы Транспорт министрлыгы белән юлны Главтатдортранс балансына тапшыру буенча сөйләшүләр алып барырга йөкләмә бирде.

 

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса