Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Торак – коммуналь хуҗалык

Әлмәт компаниясенә 125 000 сумлык штраф салынды

Әлмәт шәһәренең идарәче компаниясе лицензия таләпләрен бозган.

 Риза Фәхретдин урамындагы 54 нче йортта торак инспекторы 20 гә якын хокук бозу очрагын ачыклады. «ЖЭУ-3» ҖЧҖ карата 125000 сумлык штраф салынды.

 Татарстанның торак инспекциясенә идарәче компаниягә карата шикаять килде. Мөрәҗәгать итүче сүзләренчә, компания җитәкчелеге йортта тәртип булсын өчен берни дә эшләми. Подъездларда идәндәге плитка купкан, идәндә ярыклар, стеналардан буяу һәм штукатурка коела, подъездга керү урынындагы козыреклар җимерелгән һ.б.

Инспекция планнан тыш тикшерү уздырды. Барлык фактлар расланды, инспектор башка фактларны да ачыклады: подвалда дымлылык, чүп-чар, су торбаларында коррозия, җылыту торбалары изоляцияләнмәгән, тәрәзәләр төзәтелмәгән, отмостка җимерелгән.

Лицензия таләпләрен бозган өчен оешма штраф рәвешендә административ җаваплылыкка тартылды. 

     Татарстанның торак инспекциясе матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса