Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Торак – коммуналь хуҗалык

Әлмәтнең бер идарәче компаниясенә зур штраф салынды

Тикшерүче йортта дистәләгән хокук бозулар тапкан.

Әлмәттә «ЖЭУ-7» идарәче компаниясе зур штрафка тартылды. 8 Март урамындагы 23 нче йортны Татарстанның торак инспекциясе хезмәткәре тикшергән һәм 30 га якын хокук бозу очрагын ачыклаган. Специалист  индивидуаль җылылык пунктында төгәлсезлек тапкан, бу исә идәндә дымлылыкка китергән. Үзәк җылыту узелында торбаларда һәм бикләү арматурасында коррозия табылган. Моннан тыш, салкын һәм кайнар су белән тәэмин итү, үзәктән җылыту торбаүткәргечләренең торышында да  төгәлсезлекләр булган. Җинаять кодексына беркетмә дә төзегәннәр һәм 125 мең сум штраф салганнар, дип хәбәр итә Татарстан торак инспекциясе матбугат хезмәте.

Фото: t.me/gji_ra

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса