Әлмәттә ел башыннан ук 3200 метрдан артык җылылык челтәре алыштырылган
Әлмәт җылылык челтәрләре шәһәребездә магистраль җылыту торбаларын һәм кайнар су линияләрен техник яктан яңадан җиһазлау буенча киң күләмле эшләр башкара.
Расланган график буенча, ел башыннан ук 3200 метрдан артык җылылык челтәре алыштырылган.
Хәзерге вакытта эшләр түбәндәге адреслар буенча алып барыла:
- «Нефтьче» мәдәният сарае
- Ленин ур., 97-170 й.
- Радищев урамы-Белоглазов урамы киселеше
- Гагарин ур., 24 й., Радищев ур., 4,4 а й., Белоглазов ур., 113 й.
- Островский ур., 1/19 й.
- Гафиятуллин ур., 35 й.
- Шевченко ур., 122 й.
Җир эшләре бара торган урыннарны төзекләндерүгә аерым игътибар биреләчәк.
«Барысының да тиешле хәлгә китерелүен күзәтәчәкбез», - дип билгеләп үтте район башлыгы.
Бу чараларның барысы да Әлмәттә җылылык белән тәэмин итүнең ышанычлылыгын һәм нәтиҗәлелеген арттыруга юнәлдерелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа