Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Торак – коммуналь хуҗалык

Канализацияне реконструкцияләү һәм суүткәргечләрне алыштыру Әлмәткә 55 млн сумга төшәчәк

Әлмәттә коммуналь инфраструктура системасын яңарту һәм су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу системаларын модернизацияләү буенча зур эш алып барыла.

Яңа җылыту сезонына канализацияне реконструкцияләү һәм гомуми озынлыгы 3 мең метрдан артык булган берничә суүткәргечне алыштыру планлаштырылган.

Эшләр Шоссе, Төзүчеләр, Загородная, Завод урамнарында, шулай ук Красноармейка микрорайоныннан алып, ат спорты мәктәбенә кадәр башкарылачак. Моннан тыш, канализация реконструкцияләнәчәк. Бу эшләрнең гомуми бәясе 55,7 млн сум тәшкил итәчәк. Финанслау Әлмәт-Водоканал бюджетыннан юнәлтелгән. Шулай ук район бюджетыннан күп фатирлы торак йортларның коммуналь челтәрләрен ремонтлауга 17 млн сум акча бүлеп биреләчәк. Быел инде 877 метр озынлыктагы канализация коллекторы реконструкцияләнде. Әлеге коллектор берничә микрорайонны хезмәтләндерә: Агропоселок, Д зонасы, Яшьлек һәм Көнбатыш капкалар.

«Безнең төп бурыч –  киләчәктә бу участокларда халык проблемалар белән очрашмасын өчен барлык эшләрне мөмкин кадәр кыска вакыт эчендә һәм югары сыйфат белән башкару», - дип билгеләп үтте район башлыгы Тимур Нагуманов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса