Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Торак – коммуналь хуҗалык

Пыялалы тимер ишекләр куелачак

Әлмәттә 98 подъездга ке-рү ишекләрен алыштырачаклар.

2022 елда капиталь ремонт программасы кысаларында пилот рәвешендә 21 йортта подъезд ишекләрен алыштыру көтелә. Ишекләр ике кат пыялалы, тимердән эшләнгән булачак. Бу хакта Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов белән туры эфир барышында үсеш департаменты директоры Алексей Лазарев бәян итте. Шәһәрдә мондый практика булган инде - 2013 елда «Безнең ишегалды» программасы кысаларында Совет урамындагы 153 нче йортның подъездларына шундый ишекләр куелган булган. Бу уңайдан Тимур Нагуманов үзенең фикерләрен дә җиткерде. «Бик яхшы практика булып чыкты ул. Өстәвенә мондый практика бүген Әлмәттә генә түгел, бөтен Россиядә, хәтта дөньяда да уңышлы булып санала. Гамәлдәге йортларда подъездларга керү ишекләрен тимер ишекләргә, җитмәсә гадиенә түгел, ә зур пыялалы ишекләргә алыштыру мөмкинлеге табабыз икән, бу бик яхшы. Чөнки подъездга керүче кеше эчтә ниләр булганын, ә чыгып килүче кеше урамдагы хәлләрне алдан ук күреп торачак. Өстәвенә бу бит әле өстәмә яктылык чыганагы да булып торачак. Беренче карашка вак-төяк кебек, ә нәтиҗәсе искиткеч булачак», - диде ул.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса