Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Торак – коммуналь хуҗалык

Әлмәттә 2 нче территориаль иҗтимагый үзидарәнең хисап җыелышы булды

2 нче территориаль иҗтимагый үзидарә рәисе Мәрьям Ефремова катнашучыларга 2021 нче елдагы эш нәтиҗәләре турында хисап тәкъдим итте.

Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Нагуманов 2 нче территориаль иҗтимагый үзидарәнең хисап җыелышында катнашты.

Территориаль иҗтимагый үзидарәләр эшчәнлеге микрорайон территориясен төзекләндерү буенча программалар һәм проектларны тормышка ашыруга, халык белән мәдәни-массакүләм эш оештыру һәм үткәрү, халыкның социаль-аз якланган катламнарының тормыш-көнкүрешен тәэмин итүгә, тыл хезмәтчәннәренә һәм Бөек Ватан сугышы ветераннарына адреслы ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән.

Очрашуда Әлмәт башкарма комитеты җитәкчесе Айнур Исхаков, «ТМС групп» идарәче компания директоры Әнвәр Яруллин, территориягә хезмәт күрсәтүче идарәче компанияләр, шәһәрнең ресурслар белән тәэмин итүче оешмалары вәкилләре, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкиле, полиция участок уполномоченные, йортлар буенча өлкәннәр, микрорайонда яшәүчеләр катнашты.

2 нче территориаль иҗтимагый үзидарә  территориясендә 11 мең кеше яши торган 48 күп фатирлы торак йорт, гомуми белем бирү мәктәбе, 4 мәктәпкәчә учреждение, 2 уку йорты, балалар-яшүсмерләр үзәге, «Метеор» яшүсмерләр клубы һәм 40тан артык сәүдә предприятиесе урнашкан. Торак йортларга «Алсу», «Әлмәт» һәм «Көнбатыш капкалар» идарәче компанияләре хезмәт күрсәтә.

Мәрьям Ефремова билгеләп үткәнчә, узган ел гади генә булмаган, ә барлык куркынычсызлык чараларын үтәп, 2 нче территориаль иҗтимагый үзидарә  эшчәнлеге дүрт юнәлеш буенча дәвам иткән: квартал эчендәге территорияләрне төзекләндерелгән,  халык белән социаль эш, экологик хәл, җәмәгать тәртибен саклау һәм хокук бозуларны профилактикалау алып барылган.

2020 елда «Безнең ишегалды» яңа проектына старт бирелде. Ел дәвамында урыннарда халык белән очрашулар узды, һәр йорт яны территориясен яңарту буенча планнар тикшерелде. Җайга салынган эш нәтиҗәсендә 8 ишегалды күренеше үзгәрде. 

2 нче территориаль иҗтимагый үзидарәдә ветераннар белән эшләүгә аерым игътибар бирелә. Бүгенге көндә  35 тыл хезмәтчәне, 6 тол хатын һәм концлагерьның кече яшьтәге тоткыны беркетелгән, алар төрле сәбәпләр аркасында предприятиеләргә беркетелмәгән. Өлкән буын вәкилләренә максималь  ярдәм күрсәтелә.

Иҗтимагый совет территориясендә шулай ук үсеп килүче буынны тәрбияләү буенча планлы эш алып барыла, экологик һәм хезмәт десантлары үткәрелә, төрле бәйрәмнәр, спорт ярышлары оештырыла.

Территориаль иҗтимагый үзидарә  рәисе ирекле халык дружинасы турында сөйләде. Алар Сабантуй, «велоузыш», хач йөреше, триатлон, Яңа ел чыршысы кебек барлык шәһәр күләмендәге профилактик рейдларда һәм бәйрәм чараларында актив катнашалар.

Чыгышының ахырында Мәрьям Ефремова барлык дәрәҗәдәге депутатларга, шәһәр администрациясенә, идарәче компанияләргә, предприятие, оешма, шәхси эшмәкәрләр җитәкчеләренә, 2 нче территориаль иҗтимагый үзидарәсе буенча планлаштырылган барлык чараларны оештыруда һәм үткәрүдә ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерде.

Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр бүлеге башлыгы, Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе башлыгы – эчке хезмәт майоры Равил Хөсәенов янгын куркынычы булган хәлләрне булдырмау чаралары турында хәбәр итте.

Очрашу барышында шулай ук «Алсу» идарәче компаниясе җитәкчеләре Светлана Захарова һәм полициянең участок уполномоченные Роман Линев чыгышлары тыңланды.

Чыгышлар тәмамланганнан соң, халык үзләрен борчыган сорауларны бирделәр, аларның күбесе торак-коммуналь хуҗалык өлкәсенә кагылышлы иде. Барлык сораулар да җаваплы хезмәт белгечләре тарафыннан алга таба карап тикшерү өчен беркетмәгә кертелде.

Очрашу микрорайонның актив халкын бүләкләү белән тәмамланды.

 

 

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса