Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Торак – коммуналь хуҗалык

Әлмәт районында суд приставлары торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычлыларны ачыклау буенча рейдлар уздыра

Алар көн саен бурычы булган 20 фатирга барып, түләмәүчеләргә бурычларны түләү турында таләпләр тапшыралар һәм финанс йөкләмәләренең үтәлмәве нәтиҗәләрен аңлаталар.

Әлеге эш нәтиҗәсендә йортта яшәүчеләрнең бер өлеше кыска вакыт эчендә торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычларын түли. Соңгы көннәрдә генә дә суд приставларына 10га якын кешегә түләү турында квитанцияләр тапшырганнар-алар 22дән 55 мең сумга кадәр акча түләгәннәр. Бер тапкыр түләнгән иң зур сумма 230 мең сумнан артык тәшкил итә.

Әгәр бурычлылар законлы таләпләрне үтәми икән, аларга карата суд приставлары тарафыннан мәҗбүри үтәү чаралары кулланыла. Бу-мөлкәтне кулга алу һәм тартып алу, күчемсез  милекне теркәүне тыю, Россиядән читкә чыгу хокукын чикләү, хезмәт хакыннан акча тотып калу һәм банкта, башка кредит оешмаларында булган счетлардан акча түләтү.

Әйтик, соңгы чара нәтиҗәсендә Әлмәттә суд приставлары идарәче компания файдасына 50 мең сумнан артык бурыч түләттергән.

Ел башыннан районда торак-коммуналь хезмәтләр өчен 11 млн. сумнан артык бурыч алынган.

Торак-коммуналь хуҗалык оешмалары файдасына Россия Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан республикасы буенча идарәсе хезмәткәрләре тарафыннан алынган һәм күчерелгән республика буенча гомуми сумма 407 млн сумнан артып киткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса