Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Торак – коммуналь хуҗалык

Хайваннарга ярдәм итү үзәге белгече Әлмәттә сукбай этләрне тоту турында сөйләде

Кристина Хәлиуллина Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагумановның туры эфирында кунак булды.

Эксперт хәбәр иткәнчә, тотылган этләрне приютка алып баралар, анда аларны табиб карый. Әгәр хайванның тайпылышлары һәм авырулары булмаса, аны ун көнлек карантинга утырталар. Аннан соң котыру авыруына каршы прививка ясаталар, күзәтү алып барыла. Әгәр барысы да норма чикләрендә икән, этне стерильләштерәләр, номер бирәләр һәм колагына бирка куялар. Операциядән соң 7 көн узгач, аннан соң хайваннарны гадәти яшәү тирәлегенә озаталар.

 

Кристина сүзләренә караганда, агрессия күрсәтүче хайваннарны приютта гомерлеккә калдыралар. 498 нче Федераль закон буенча эвтаназия каралмаган, этләрне тотканда гуманлы алымнарны гына кулланырга мөмкин.

 

Хуҗасыз этләр турында «Халык контроле» сервисы ярдәмендә хәбәр итәргә мөмкин, яки 8 (8553) 37-55-47, шулай ук 8 (8553) 33-46-13 номерлары буенча торак сәясәте һәм торак-коммуналь хуҗалык департаментына шалтыратырга мөмкин. Шулай ук шикаятьләр «Ачык Әлмәт» кайнар линиясе буенча кабул ителә: 8 (8553) 000-000.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса