Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Торак – коммуналь хуҗалык

Рөстәм Миңнеханов Әлмәттән Наил Якуповка "Фидакарь хезмәт өчен" медален тапшырды

Республиканың югары бүләге Наил Назыйм улына төзелеш тармагын үстерүгә керткән зур өлеше һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен тапшырылды.

ТР Төзелеш, архитектура һәм торак коммуналь хуҗалык министрлыгы коллегиясендә Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов капиталь төзелеш объектларының төзелешен һәм үзгәртеп корылышын күзәтчелек итү буенча көньяк-көнчыгыш территориаль орган җитәкчесе Наил Якуповка Татарстан республикасының «Фидакарь хезмәт өчен» медален тапшырды.

 


Наил Назыйм улы җитәкче вазифасында 2010 елдан бирле, ә ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелегендә 10 ел эшли. Наил Якупов төзелеш объектларына кураторлык иткәндә үзен җаваплы хезмәткәр итеп таныткан. Наил Назыйм улы җитәкчелегендә 500ләп яңа социаль объектка, «Мирас» спорт-сәламәтләндерү комплексына һәм Әлмәт шәһәрендәге «Нефтяник» боз стадионына, шулай ук республика социаль ипотека программасы буенча төзелә торган торак йортларга күзәтү эшчәнлеге алып барылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса