Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Торак – коммуналь хуҗалык

Әлмәттә җылылык өчен түләүләрне тикшерү дәвам итә

Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Нагуманов социаль челтәрдәге аккаунтында турыдан-туры эфирларның берсендә шәһәр прокуроры Дамир Яфизов белән җылылык өчен түләүдәге зур исәп-хисаплар турында фикер алышканлыгын хәбәр иткән иде.

«Прокуратура идарәче компанияләр исәп-хисапларын тикшереп, алынган счетларның субъективлыгына үз бәясен бирәчәк, дип килештек», - диде район башлыгы.


Ведомство шәһәрнең эре идарәче компанияләрен тикшерүгә кереште инде.


«Алсу» һәм «Западные ворота» идарәче компанияләренең гамәлләрен тикшерәбез. Бигәш урамы, 123 нче йорт һәм Бигәш урамы, 125 нче йортлар буенча тикшерүләр үткәрелде. Калган гаризалар зона торак инспекциясенә тапшырылды», - дип хәбәр итте прокурорның өлкән ярдәмчесе Илнур Сәитов.


Әлмәт зонасы торак инспекциясе башлыгы Лилия Бикчәнтаева исәпләүләр буенча шикаятьләрне карап тикшерү өчен 30 көнгә кадәр вакыт бирелүен билгеләп үтте:

«Күзәтчелек органы башлангыч тикшерүләр үткәрә: йортның күпме җылылык куллануын ачыклыйбыз. Шул ук вакытта проблемаларны да карыйбыз. Конкрет фатирларга күпме җылылык тотылганлыгын тикшерәбез. Исәпләүләр дөрес булса, без әлеге сумманың каян алынганын аңлатабыз. Ә сумма дөрес түгел икән, идарәче компаниягә кисәтү җибәрәбез. Торак инспекциясенә җылылык җитмәүгә дә шикаятьләр керде. Бу очракта, әгәр проблема расланса, идарәче компаниягә хатасын төзәтү турында күрсәтмә бирәбез».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса