Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Торак – коммуналь хуҗалык

Татарстанда коммуналь хезмәтләргә тарифлар якындагы ярты елда артмаячак

2021 елда торак коммуналь хезмәтләргә тарифларның үсеше күпчелек татарстанлылар өчен 4,4 проценттан артмаячак.

Татарстанда коммуналь хезмәтләргә тарифлар элеккеге дәрәҗәдә калачак. Аларны индексацияләү 1 июльдән генә булачак, дип хәбәр иттеләр ТР Тарифлар буенча Дәүләт комитеты матбугат хезмәтендә.

«Тарифлар якындагы ярты елда - 2021 елның 30 июненә кадәр артмаячак, ә кайбер оешмалар буенча кимергә мөмкин», - диделәр анда.

Моннан тыш, агымдагы елда торак коммуналь хезмәтләргә  тарифларның үсеше күпчелек татарстанлылар өчен 4,4 проценттан артмаячак. Әмма бу коммуналь хезмәтләр өчен түләү нәкъ менә шул зурлыкка күтәреләчәк дигән сүз түгел. Әйтик, узган ел индексның зурлыгы 4 процент тәшкил иткән, ә фактта түләүләрнең үсеше — 3,6 процент булган, бу инфляциядән шактый түбән.

Иң чик индекс 7,4 процент Татарстанның эре шәһәрләренә, шул исәптән Казан, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Алабуга, Яшел Үзән һәм Бөгелмә бистәләренә кагылачак.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса