Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Торак – коммуналь хуҗалык

Ел ахырына Әлмәттә чистарту корылмаларын яңартуны төгәлләү планлаштырыла

6 ноябрьдә Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин эш визиты белән безнең шәһәрдә булды. Бу хакта ӘМР матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ул шәһәрнең кайбер объектларын реконструкцияләү һәм төзелеш барышы белән танышты.

Күчмә киңәшмәдә катнашучылар реконструкциянең соңгы стадиясендә булган шәһәр чистарту корылмаларында булды.
⠀⠀
Шәһәрнең чистарту корылмалары капиталь ремонттан башка 45 елдан артык файдаланылды. Эшләр 2018-2020 елларга шәһәр чистарту корылмаларын реконструкцияләү буенча адреслы инвестицион программа кысаларында алты этапта гамәлгә ашырылды.

Агынты сулар утырмаларын механик яктан тәэмин итү өчен заманча җиһазлар белән цех төзелде, аэротенка һәм ике махсус бассейн реконструкцияләнде. Механик чистарту төененен төзү төгәлләнде. Төзү-монтаж эшләре башкарылды һ.б. Чистарту корылмаларында эшләр агымдагы ел ахырында төгәлләнәчәк.

Чарада район башлыгы Тимур Нагуманов, район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов, район башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш буенча урынбасары Денис Косарев, шәһәр хезмәтләре җитәкчеләре катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса