Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татар-информ

Рөстәм Миңнеханов: «KazanForum»да быел 16 меңнән артык кеше катнашачак

«Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» XV Халыкара икътисади форумы Казанда 14-19 майда узачак.

 «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» Халыкара икътисади форумы 15 ел дәвамында уздырыла. 

Үзен ислам илләре белән ышанычлы хезмәттәшлек мәйданчыгы буларак танытты. 2024 елда 6,3 меңнән артык чакыру җибәрелгән, 16 меңнән артык кеше катнашыр дип планлаштырыла. Бу хакта Мәскәүдә узган оештыру комитеты утырышында Рөстәм Миңнеханов белдерде.

«Бүгенге көнгә 54 ил катнашуын раслады. Барлыгы 16 меңнән артык кунак көтәбез. Халыкара сәфәрләрем вакытында без «Россия – Ислам дөньясы» стратегик гамәл төркеме кысаларында хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштык. Форум безнең чит ил партнерларында зур кызыксыну уята. Форумның эшлекле программасы бик бай», - диде ул. Бу турыда «Татар-информ» яза.

Миңнеханов хәбәр иткәнчә, форум кысаларында инвестицияләр, ислам финанслары, мәдәният, спорт, фән, туризм, халыкара сәясәт һәм башка актуаль темалар буенча 125 сессия үткәреләчәк.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса