Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татар-информ

«Алга» һәм «Тимер» батальоны хәрбиләренә нинди түләүләр каралган?

Татарстанның «Алга» һәм «Тимер» батальоннарына иреклеләрне туплау дәвам итә.

15 августта «Алга» һәм «Тимер» батальоннары сугышчыларына бер тапкыр бирелә торган пособие күләмен 360 мең сумга кадәр арттырдылар. Хәрби хезмәткәрләр көн саен тәүлегенә кимендә 3200 сум ала. Сугышчыларның балалары бакчаларга һәм мәктәпләргә чиратсыз керү хокукына ия. Шулай ук аларга торак мәсьәләсе буенча ярдәм күрсәтеләчәк. Программа эшләү стадиясендә. 

Махсус операциядә катнашучыларның пособиесе күләме 150 мең сумнан башлана. Сугышларда катнашучыларга тәүлегенә 8 мең сум түләнә. Шулай ук батальон сугышчыларына сугышчан казанышлары өчен премияләр дә каралган.

Бәреп төшерелгән дошман самолеты яки танк өчен сугышчы — 300 мең сум, дошман вертолетын бәреп төшергән өчен — 200 мең сум, дошман беспилотнигы өчен — 50 мең сум акча алачак.

Татарстанның «Алга» һәм «Тимер» батальоннарына җыю дәвам итә.

Татарстан һәм Россиянең башка төбәкләре халкы өчен бердәм номер: (843) 221-44-52

 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса