Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татар-информ

Әлмәтлеләрне 3 сентябрьдә «Җиңү диктанты»на чакыралар

Әлмәттә «Җиңү диктанты» 12 нче мәктәп базасында (Җәлил урамы, 41) узачак.

"Җиңү диктанты" - тарихи хәтерләргә кагылырга, үз көчеңне сынап карарга һәм үткән сугыш, аның геройлары турында яңа мәгълүмат алырга мөмкинлек бирүче чараларның берсе.


2022 елда «Җиңү диктанты» нда ничек катнашырга була? Әлеге акциядә аны үткәрү көнендә катнашырга мөмкин. Өстәвенә, катнашу йә төбәк мәйданчыгында, йә онлайн форматта була. 


Диктант биреме 25 сораудан торган тестны үз эченә ала, аңа катнашучы 45 минут эчендә җавап бирергә тиеш. Онлайн тест узу мөмкинлеге сайтта акция башлану белән  3 сентябрь көнне Мәскәү вакыты белән 14.00 сәгатьтә барлыкка киләчәк.


Акциядә катнашу өчен монда теркәлергә кирәк. Бөтен төрле форматта катнашучыларга да алдан теркәлү мөһим. 

Диктант язуның онлайн форматтагы нәтиҗәсе катнашучының шәхси кабинетында тест узуга ук билгеле була.


Катнашучыларны теркәү 14:00 сәгатькә кадәр барачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса