Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татар-информ

20, 21 май көннәрендә Казанда һәм 20, 21 майда Болгарда Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган уникаль ут тамашасы күрсәтелә

Казанда ут тамашасын Казан Кремле диварлары янында күрергә мөмкин булачак.

Тамашаның нигезендә татар халкына хас традицион исламның символлары һәм төп принциплары ята. Шоу үз эченә Исламның яктылык идеясен ала. Шоу контентында Ибн-Фадланның тарихи язмалары, традицион татар шамаилләре, ярымай һәм изге китапка, яктылык һәм белем чыганагына сылтамалар чагылдырылган.


20 һәм 21 майда тамашаны Болгардагы Ак мәчет стеналарында күрсәтәчәкләр.


Чара 20:00 сәгатьтә башлана һәм 1:00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.


Аның кысаларында мәдәни-агарту программасы: концерт, Җәмигъ мәчете каршындагы мәйданда өйлә намазы, Татарстан Республикасы халык сәнгать һөнәрләре осталары эшләнмәләре күргәзмәсе, билбау көрәше буенча турнир, мастер-класслар һ. б. оештырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса