Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татар-информ

Май бәйрәмнәрендә Татарстан күп функцияле үзәкләре балаларга яңа түләүләргә гаризалар кабул итәчәк

Бәйрәм көннәрендә «Минем документлар» офисларының эш режимы үзгәрәчәк.

8-17 яшьлек балалар өчен яңа түләүгә гаризалар кабул итүне тәэмин итү өчен Татарстанда күп функцияле үзәкләр офислары 1 майдан 10 майга кадәр ял көннәрсез эшләячәк. Бу хакта Казанда узган брифингта  "ТР КФҮ" директоры Ленара Мозаффарова хәбәр итте.

"Әгәр ата-аналар дәүләт хезмәтләре порталы аша гариза бирә алмасалар, күп функцияле үзәкләргә мөрәҗәгать итә алалар. Казанда май бәйрәмнәрендә шәһәрнең төрле почмакларында өч филиал эшләячәк. Шулай ук Чаллы, Түбән Камада һәм башка шәһәрләрдә филиаллар эшләячәк", - диде ул.

Бәйрәм көннәрендә «Минем документлар» офисларының эш режимы үзгәрәчәк. 1, 2, 3, 7, 8, 9 10 майдан офислар 10.00-14.00 сәгатьтә кадәр кизү тору режимында эшләячәк. Бу көннәрдә кабул итү бары тик 8-17 яшьлек балалар өчен түләү буенча гына алып барылачак. 4, 5, 6 майда күп функцияле үзәкләр офислары гадәти режимда эшли.

Элегрәк Россия Президенты Владимир Путин 8-17 яшьлек балалар тәрбияләүче гаиләләргә айлык түләү  турындагы указга кул куйды. Аның өчен җан башына уртача керем күләме төбәк буенча яшәү минимумы күләменнән артмаган гаиләләр мөрәҗәгать итә ала. Бу максатларга Министрлар Кабинеты 163 млрд сум бүлеп биргән.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса