Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татар-информ

Татарстанда илкүләм проект буенча 500 медицина хезмәткәре өстәмә түләүләр алды

Узган ел республикада илкүләм проектны гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә йөрәк-кан тамырларын дәвалау үзәкләре, референс-үзәкләр, онкодиспансер өчен барлыгы 254 медицина җиһазы сатып алынган. Бу максатларга 487,7 миллион сум тотылган.

 2021 елда Татарстанда «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты буенча 504 медицина хезмәткәренә, шул исәптән 379 яшь белгечкә — бер тапкыр билгеләнә торган пособие һәм айлык өстәмәләр, ә 125 табибка Татарстан Хөкүмәте грантлары түләнгән.

Медицина оешмаларына ангиограф, томограф, УЗИ аппаратлары, яман шеш авыруын диагностикалау өчен роботлаштырылган системалар, брахитерапия аппараты һәм башка төрле техника кайтарылган.

Илкүләм проект нигезендә 336,9 миллион сум йөрәк-кан тамырлары авыруларын кисәтү өчен дарулар сатып алуга юнәлтелгән. Татарстанның фельдшер-акушерлык пунктлары заманча моноблоклар белән тәэмин ителгән һәм Интернетка тоташтырылган. Медицина хезмәткәрләре өчен автоматлаштырылган эш урыннары булдыруга 132,2 миллион сум тотылган.

Мәгълүм булганча, Илкүләм проектлар Россия Президенты Владимир Путинның «май указлары» нигезендә 2019 елдан гамәлгә ашырыла.

 

 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса