Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татар-информ

Авыл туризмының 70 гиды агротуризмны үстерү һәм алга этәрү механизмнарын өйрәнде

«Волга» яшьләр үзәгендә авыл туризмының беренче мәктәбе тәмамланды.

Өч көн дәвамында эшкуарлар, шул исәптән крестьян-фермер хуҗалыклары башлыклары, туризм һәм сервис өлкәсе хезмәткәрләре, event-менеджерлар, кунакчыллык өлкәсендәге проектлар авторлары, шулай ук үз районының туристлык тармагын үстерергә теләгән 31 муниципаль районыннан башка вәкилләр өчен укулар узды.

"Катнашучылар тәкъдим иткән авыл туризмы юнәлешләре спектры шаккатыра. Алар-үзләрендә районда экскурсияләр үткәрә торган гидлар да, ат клубы җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары, үз авыл җирлекләрен үстерү белән кызыксынучылар да хәтсез. Аларның барысын да күреп, планнарын тыңлап, якты киләчәккә ышанасы килә", - дип билгеләп үтте Саба районыннан мәктәп укучысы Тамчыгөл Велеева.

Мәктәп программасы авыл җирлегенә булган ихтыяҗларны һәм туристларның җәлеп итүчәнлеген ачыклауга юнәлтелгән чаралар районнарның үзенчәлекләрен исәпкә алып үткәрелә.

Мәктәп кысаларында шулай ук яшьләр эшләре министры белән очрашу узды, катнашучылар үз проектларын тәкъдир иттеләр һәм яшьләр арасында авыл туризмын үстерүгә кагылышлы мөһим мәсьәләләр турында фикер алыштылар.

"Очрашуда авыл яшьләрен дә, безнең министрлыкны да борчыган күп кенә конкрет мәсьәләләр яңгырады. Менделеевск районының «Бидон» проекты аеруча истә калды. Балалар бөтен бер берләшмәне формалаштырдылар һәм табигатьтә ял итү өчен урын оештырдылар. Проект, туристлар агымын авыл җирлегенә җәлеп итеп, ел әйләнәсендә гамәлгә ашырыла", - ди Тимур Сөләйманов.

Проект җитәкчесе Альберт Смирнов сүзләренә караганда, кунаклар өчен төрле тематикалы фотозоналар оештырылган, апидомиклы умарталык, мастер-класслар үткәрү өчен зона бар, җәяү һәм велосипедта йөрүләр оештырырга, балык тотарга һ.б. мөмкинлекләр бар. Уңайлы өйләрдә дә, туристик палаткаларда да урнашырга мөмкин. Ә кышын барлык теләүчеләр крестьян (фермер) хуҗалыгы буенча экскурсия программасында катнаша, мастер-класска бара һәм соңыннан үлән чәе белән ләззәтләнә ала.

Шулай ук "Чикләрсез авыл туризмы гидларының серләре" онлайн-курсының презентациясе узды. Анда Хорватия, Германия һәм авыл туризмы уңышлы үсеш алган башка илләрдән экспертлар катнашты.

 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса