Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татар-информ

Татарстанлыларны финанс грамоталылыгы буенча онлайн-зачетта катнашырга чакыралар

Анда сорауларга җавап бирү өчен 1 сәгать вакыт бирелә.

2021 елның 30 ноябреннән 16 декабренә кадәр теләгән һәркем үзенең финанс мәсьәләләрендә ни дәрәҗәдә яхшы ориентлашуын тикшерә һәм шәхси киңәшләр ала алачак. Быел беренче тапкыр шәхси зачетта катнашырга һәм сорауларга мөстәкыйль рәвештә җавап бирергә генә түгел, дуслар яки хезмәттәшләрне җыярга да, команда ярышларында көчне сынап карарга да була.

 

Һәр дәрәҗәдә 30 сорау, 20 һәм аннан да күбрәк дөрес җавап биргәндә катнашучы исемле сертификат һәм социаль челтәрләрдә үз нәтиҗәләре белән уртаклашырга мөмкинлек алачак. Моннан тыш, һәр катнашучы дөрес булмаган җаваплар буенча өстәмә укыту материаллары белән анализ алачак. Сынау узу өчен бер сәгать вакыт бирелә. Шәхси зачетны берничә тапкыр узарга мөмкин.


Катнашу өчен сайтта теркәлү мөһим.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса