Рөстәм Миңнеханов район башлыкларына янгын куркынычсызлыгы мәсьәләсен контрольдә тотарга кушты
Президент гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү буенча комиссия утырышында кабул ителгән барлык пунктларны һәм карарларны катгый үтәргә чакырды.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика Хөкүмәтенә һәм муниципаль берәмлекләр башлыкларына янгын куркынычсызлыгы мәсьәләсен аерым контрольдә тотарга кушты. Бу хакта ул ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә белдерде.
"Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, Урман хуҗалыгы министрлыгы, район башлыклары урыннарда. Иң катгый чаралар күрүне сорыйм (янгынга каршы чаралар үткәргәндә). Кем генә булмасын, бүген иминлек-иң мөһиме. Без тулы бер торак пунктларның юкка чыгуын күрәбез", - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа