Татарстан президенты проектта җиңгән балалар өчен Казан Кремле буенча экскурсия уздырды
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Укучының мәдәни көндәлеге» республика мәдәни-белем бирү проектында җиңүчеләр белән очрашты.
Укучылар Казанга килде.
Исегезгә төшерәбез, «Укучының мәдәни көндәлеге» проекты 2014 елдан ТР Мәдәният министрлыгы һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан Татарстан республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов патронажы астында тормышка ашырыла.
Бүгенге очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов барлык катнашучыларны Халыкара балаларны яклау көне белән котлады.
Ул шулай ук «Укучының мәдәни көндәлеге» проекты безнең республиканың бай мәдәниятен өйрәнү, яңа дуслар табу мөмкинлеге бирә, дип билгеләп үтте.
Рөстәм Миңнеханов проектта җиңүче балалар өчен Казан Кремле буенча экскурсия уздырды.
Балалар шулай ук балачакта Рөстәм Миңнехановның кем булырга теләве белән дә кызыксындылар.
Проект җиңүчеләре булган укучылар, үз чиратында, Татарстан Республикасы Президентын туган телләрендә — рус, татар, мари, чуаш телләрендә сәламләделәр.
Балалар Рөстәм Миңнехановка "Укучының мәдәни көндәлеге" проектында катнашучыларның теләкләре һәм бәяләмәләре язылган китап-альбом тапшырдылар.
Бу уку елында «Укучының мәдәни көндәлеге» проектында 200 меңнән артык бала катнашкан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа