Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татар-информ

ГТО комплексының 90 еллыгына багышланган республика иҗат конкурсында җиңүчеләр билгеле

Узган ял көннәрендә ГТО Бөтенсоюз комплексы оешуга 90 ел тулуга, туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган республика балалар проектлары конкурсы жюрие талантлар бәйгесенә йомгак ясады.

Конкурс турындагы Нигезләмә нигезендә, анда республиканың гомуми белем бирү учреждениеләренең 7 нче сыйныф укучылары катнаша ала иде. Яшь чикләүләренә карамастан, 25 марттан 15 апрельгә кадәр рус һәм татар телләрендә дүрт йөзгә якын гариза җыелган. Конкурсантлар жюри хөкеменә ГТО ВФСК тематикасы буенча төрле техникада башкарылган рәсемнәр һәм рус яки татар телләрендә 8 юллык кыска шигырьләр тәкъдим иттеләр.

Татар телендәге эшләр арасында Казанның 186 нчы күппрофильле "Перспектива" лицее укучысының шигыре һәм рәсеме иң яхшысы дип табылды.

Рус телендәге эшләр арасында жюри беренчелеге Әгерҗе муниципаль районының Красный Бор урта мәктәбеннән Денис Пономаревка бирде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса