Укучылар да укытучыларның сүзен тыңлаган.
Укытучыларның хәрби һөҗүм вакытында уку йортына гамәлләре дөрес булган, бу исә корбаннар санын киметергә мөмкинлек бирде.
Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган брифингта Татарстан вице-премьеры Ләйлә Фазлыева хәбәр итте.
"Штаб утырышында яңгыраган мәгълүматлар буенча, белем бирү учреждениесе һәм укытучыларның эш-гамәлләре дөрес дип бәяләнде. Балалар белем бирү учреждениесендә эвакуация вакытында үзләрен ничек тотарга кирәклеген белделәр. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, балалар, һичшиксез, укытучыларны тыңладылар, бу объекттагы корбаннар санын киметү өчен кирәк иде", - дип хәбәр итте Фазлыева.